Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә саклык чараларын күрергә киңәш итә

Җилнең тизлеге урыны белән секундына 20 метрга кадәр җитәчәк.

ЮХИДИ идарәсе, һава торышының бозылуы сәбәпле, саклык чаралары хакында искәртә. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең рәсми Telegram-каналында хәбәр ителә.

Бүген, 9 мартта, республикада җепшек кар, буран һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 20 метрга кадәр җитәчәк.

Ведомство автомобиль хуҗаларына машинаның техник торышына игътибар белән карарга, тормоз системасы һәм оптиканың төзеклегенә инанырга, тәгәрмәчләрне тикшерергә киңәш итә.

Әгәр буран вакытында машинада барырга туры килсә, куркыныч маневрлар ясамаска, каршы як полосага чыкмаска кирәк. Җәяүлеләргә исә күз күреме начарайган вакытта киемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетергә киңәш ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди