Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның студент отрядлары призлы урын алды

Аграр уку йортлары арасындагы слетта икенче урын яуладылар.

Казанда Бөтенроссия студент авыл хуҗалыгы отрядларының слеты узды. Анда Россиянең 35 төбәгеннән 170 отряд катнашты. 

«Студент отрядларын агрообъектлар эшенә җәлеп итү – илебез азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәм кадрлар потенциалы үсешенә зур өлеш кертү дигән сүз, – диде Республика студент отрядлары үзәге директоры Василий Ислаев. – Быел гына 18 меңнән артык студент авыл хуҗалыгында эшләде. Аларның 5 меңнән артыгы 40 мөһим һөнәрләр буенча бушлай белем алды. Бу авыл хуҗалыгы ихтыяҗларын капларга гына түгел, кадрлар резервын формалыштырырга да ярдәм итә».

Агросәнәгать комплексы белем бирү учреждениеләре һәм балыкчылык Ассоциациясе генераль директоры Виктор Бердышев студент отрядларын кырларда, фермаларда һәм авыл хуҗалыгынң башка объектларындагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: студент отрядлары призлы урын