Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның халык артисты Чаллы театрына рәхмәт әйтте

«Сентябрьдә узачак гастрольләрегез вакытында без дә сезне Камал театрында тулы залларда каршы алырга тырышырбыз. Киләчәктә дә дус яшик», – диде ул.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры 35нче иҗат сезонын башлады. Шул уңайдан театрның сәнгать җитәкчесе, баш режиссер Олег Кинҗәгулов, әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева, артистлар: Чулпан Әскәрова, Алсу Сәгыйдуллина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында туры эфирда булды. 

Олег Кинҗәгулов яңа бинадагы биш еллык эшчәнлеккә кыскача нәтиҗә ясады.

«Репертуарыбыз зәвыклы спектакльләр белән тулыланды. Спектальләребезне караучылар саны 35 меңнән 52 меңгә җитте. Узган сезонда 6 премьера чыгардык», – диде. 

Ул 35 сезонга планнары турында да сөйләде. Труппа Бөек Җиңүнең 80 еллыгына М.Мәһдиевның «41нче ел балалары» әсәрен сәхнәләштерелә. Шулай ук «Хәл бу ки..." сериясеннән композитор Салих Сәйдәшевка багышланган спектакль чыгачак.

Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһаншин Чаллы театры коллективына рәхмәт әйтте. 

«Без ел саен февраль аенда Чаллыга гастрольгә барабыз. Бер шәһәрдә ике зур залда спектакльләребез тулы залларда уза. Чаллы халкы безне көтеп ала. Монда Чаллы татар дәүләт драма театрының роле зур. Алар тамашачыларны тәрбиялиләр. Мәктәпләрдә очрашулар вакытында укучылар Чаллы татар театры белән горурлануларын әйтәләр. Сентябрьдә узачак гастрольләрегез вакытында без дә сезне Камал театрында тулы залларда каршы алырга тырышырбыз. Киләчәктә дә дус яшик», – диде ул. 

Сүз уңаеннан, Чаллы театры сентябрь уртасында Камал театрында «Бөке», «Ак калфак», «Сихерче» спектакльләрен күрсәтә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Олег Кинзягулов Театр мәдәният Фәнис Җиһанша