Тавыш бирүләрнең тулы нәтиҗәләре Татарстанда 3 июльдә мәгьлүм булачак
Яңалыклар тасмасы

Тавыш бирүләрнең тулы нәтиҗәләре Татарстанда 3 июльдә мәгьлүм булачак

Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне тавыш бирүчеләрнең 78 проценттан артыгы хуплаган.

Үзәк сайлау комиссиясе протоколларның 99 процентын эшкәрткәннән соң шундый нәтиҗәгә килгән, дип яза "Вести. ру" сайты. Тавыш бирүдә сайлау хокукы булган россиялеләрнең 65 проценты катнашкан. 

Бер атнага сузылган тавыш бирүләр кичә, 1 июльдә тәмамлады. Тавыш бирүләрнең тулы нәтиҗәләре Татарстанда 3 июльдә, ә Россиядә 5 июльдә билгеле булачак дип игълан ителгән иде.


Чыганак:Шәһри Казан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев