Барлыгы 147 җыелма үз ияләренә килеп ирешкән инде
Түбән Кама үзәк мәчете сәламәтлеге чикле балаларга бүләкләр тапшырган. Бу юлы мәчеттә ризыклар түгел, ә гигиена чаралары бүләк итү карарына килгәннәр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Нәтиҗәдә, 147 җыелма үз ияләренә килеп ирешкән инде. Балалар үзләре дә җавапсыз калмаган: рәхмәт йөзеннән мәчет әһелләренә бүләкләр әзерләгән.
Мәчетнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Кәрим Хәсәнов сүзләренчә, әлеге акция беренче түгел, ул даими үткәрелеп килә.
Нет комментариев