Татарстанда коточкыч фаҗига. Бер кеше вафат булган – ВИДЕО
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда коточкыч фаҗига. Бер кеше вафат булган – ВИДЕО

31 май, иртәнге сәгатьтә, “Түбән Кама Нефтихим” акционерлык җәмгыяте янында – Собоколевская трассасында куркыныч юл-транспорт һәлакәте теркәлде, дип яза НТР-24 телеканалы.

Биредә "Рено Флюид", "Мазда" һәм "Нива" машиналары бәрелешкән. Әлегә бер кешенең үлүе турында билгеле. 

Юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары социаль челтәрләрдә фотолар белән уртаклаша башлаган. Алардан күренгәнчә, бер машинаның двигателе чыгып очкан. 

Хәзерге вакытта урында коткаручылар, полиция һәм медицина хезмәткәрләре эшли. 


 


Нет комментариев