Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Театр артистлары фильмда төштеләр

Сериал 9 майга кадәр экраннарга чыга.

«Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе «Татарстан яңа гасыр» телеканалы заказы буенча Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча сериал төшерде. 

Фильмның режиссеры Александр Далматов. Анда Татарстан театрлары артистлары белән бергә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары да төште.

«Телесериалда хезмәттәшләрем Руслан  Әюпов, Инсаф Һидиятуллин, Нурия Сәлахова, Физалия Габидуллина белән бергә төштек. Анда Камал театрының күренекле артистлары да уйный. Әллә нинди күләмле роль булмаса да, башкарып чыгуыбыз куандырып тора. Эмиль Талипов, Олег Фазылҗанов, Артем Пискунов, Рөстәм Гайзуллин, Зөфәр Харисов, Ләйсән Мәхмүтова кебек артситлар белән бергә уйнау үзе бәхет.  Фильм Җөри, Мәнгәр авылларында, Казанда төшерелед.  Режиссер фильм  9 майга кадәр зәңгәр экраннарга чыгачак дип ышандырды. Без моңа бик шат.  Уйнавыбызны амашачылар ничек бәяләр дип, дулкынланып көтәбез», – ди артистка Лилия Минһаҗева. 

Фотолар Лилия Минһаҗевадан алынды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телесериал «Кеше китә җыры кала» Эмиль Талипов Лилия Минһаҗева Александр Далматов нурия Салахова руслан Аюпов Артем Пискунов