Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Театр артистлары «Мин кем?» дигән сорауга җавап эзли

Шул исемдәге моноспектакльне Казан тамашачысына күрсәтергә җыеналар.


 
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры  Казанга гастрольгә бара. Бу юлы театр башкала тамашачысына камера спектаклен күрсәтергә җыена. 
 
"Мин кем әле?" моноспектакле тамашачы белән аулакта сөйләшүгә корылган.  Әлеге  нечкә һәм тирән мәгънәле  спектакльдә заманча татар шагыйре Рүзәл Мөхәммәтшин шигърияте аша мәңгелек сораулар күтәрелә.
 
Төп рольдә — Физалия Габидуллина, режиссер — Зөлфия Галиуллина.
 
«Спектакль — тынлыктан курыкмаучылар һәм үз-үзләре белән гадел сөйләшүгә әзер булучылар өчен. Бу — туктарга, тыңларга һәм, бәлки, "Мин кем?" дигән сорауга җавапта яңа төсмерләр табарга мөмкинлек», – диләр театрда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы театры Зөлфия галиуллина Рүзәл Мөхәммәтшин