Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Театр артисты Алсу Хәбетдинова: «Миңа инде 80 яшь!»

Ул юбилейга нинди бүләк көтә?

Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Алсу Хәбетдинованың тормышында ике юбилей: иҗади эшчәнлегенә – 30 ел, үзенә 50 яшь! Алсу үзе исә уенын-чынын бергә кушып: «Миңа инде 80 яшь», – ди. 

Шул дәвердә ул Чаллы татар дәүләт драма театрында төрле характердагы дистәләрчә образлар тудырып, Татарстанның атказанган артисты исеменә иреште. Кызлар, апалар, әбиләр ролен бик оста башкара. Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Болан» спектаклендәге Газизәсе артистканың уңышлы рольләре исемлегенә керде. 

Алсу – бик тырыш, тормышның һәр мизгеленнән ямь һәм тәм табып яши торган кеше. Иҗаттан тыш ул төрле сценарийлар яза, рәсемнәр ясый. Бакчада эшләү, җирдә казыну – яраткан шөгыле.

Бүген Алсуны дуслары, хезмәттәшләре туган көне белән котлады. Юбилее уңаеннан, без дә әңгәмә кордык.

Юбилярдан: «Сайлау мөмкинлеге булса, машина, әллә «Тантана» премиясе алыр идеңме?» – дип сорадым.

«Машинаны кредитка да алып була, ә «Тантана» премиясе артистка гомер эчендә бер генә бирелергә мөмкин. Шуңа күрә мөмкинлек булса, мин премияне сайлар идем», – диде. 

Әңгәмәнең тулы варианты газетабызның киләсе саннарында басылып чыгачак. Безнең белән бергә булыгыз. 

Без Алсу ханымны юбилее белән котлыйбыз. Бәхетле гаиләсендә кайгы-хәсрәт күрмичә, безне яңадан-яңа рольләре белән сөендереп яшәсен.

Фотолар/ театр сайтыннан алынды

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу мастеровые театр мәдәният