Танылган артист шатлыгы белән уртаклашты
Яңалыклар тасмасы

Танылган артист шатлыгы белән уртаклашты

«Кулыма тоткан идем, хәзер үзен гел күрәсе килеп кенә тора», – диде Миләүшә ханым.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Миләүшә Имамова шатлыгы белән уртаклашты. Аның улы Азат белән килене Алинә әти-әниләренә әби булу шатлыгы бүләк иткәннәр. Имамовларның уллары туган.

«Якты, көләч йөзле булып үссен дип, Аяз исеме куштык. Әби булу – әйтеп бетерә алмаслык ләззәтле  вакыйга икән. Оныгымны бала тудыру йортыннан чыгардылар инде. Кулыма тоткан идем, хәзер үзен гел күрәсе килеп кенә тора», – диде Миләүшә ханым.

Аяз сәламәт булып, Имамовлар нәселенең лаеклы дәвамчысы булып үссен. 

Фото Миләүшә Имамованың социаль челтәреннән алынды
 


мәдәният театр

Нет комментариев