Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Театр чираттагы сезонны башлады

Тамашачыларны быел ниләр көтә?

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры труппасы җәйге яллардан соң чираттагы сезонга әзерләнә башлады. 

Коллектив тамашачылары өчен М.Бибишев исемендәге паркта «Бөке» спектаклен  күрсәтте инде. 

Сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов киңәшмә үткәрде. Ул  үткән сезон нәтиҗәләре турында сөйләде. Иҗади уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә шәһәр мэрының Рәхмәт хатын, ТР Мәдәният министрлыгының бүләкләрен тапшырды. 

Яңа сезон премьераларга бай булачак.  Сезон тантаналы шартларда Әмир Камалиев әсәре буенче куелган «Галиҗәнап ӘртислӘр»  спектакле белән башланып китә. Аны Олег Кинҗәгулов үзе сәхнәләштерә.

Аннары тамашачылар хозурына «Җомга көн кич белән» (Аяз Гыйләҗев) спектакле тәкъдим ителә.

 «Декабрьдә «Ак үрдәк» (Равил Сабыр) спектакленең премьерасы көтелә, ул жанрларның күптөрлелеге һәм күпфинальлеге белән зур вакыйга булырга вәгъдә итә. Финал 6 борылыш алырга мөмкин. Быел балалар әкияте премьерасы да планлаштырабыз», –  ди театрның сәнгать җитәкчесе. 

Моннан тыш, «Хәл бу ки...» проекты өстендә дә эшләр дәвам итә. Быел коллектив күренекле җырчы Хәйдәр Бигичев һәм башка шәхесләрнең иҗаты һәм  тормышы турында спектакльләр  әзерли. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы театры Олег Кинзягулов Аяз Гыйләҗев