Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Театр директоры Армандо Диамантэ: «Криминалистика белән мавыгам»

«Мастеровые» рус драма театры директоры Армандо Диамантэ белән әңгәмә

– Армандо Луиджиевич, Сезне ихтирам итсеннәр, сүзегезгә колак салсыннар өчен нәрсә кирәк?
–  Кешеләр белән сөйләшә белү, аларны ышандыра белү. Җитәкче бит ул аңа власть биргәнгә генә үз урынында утырмый. Минемчә, ул коллективның хөрмәтен яуларга тиеш. Ул хезмәткәрләре белән аралашканда бу өлкәне яхшы белүенә, тәҗрибәсенә, аң-белеменә таянырга тиеш. Ул сүзен нигезли белергә тиеш. Шул вакытта кешеләр аның сүзенә колак салачак, аның белән килешәчәк. Мин, әйтик, директор буларак, карышырга рөхсәт итәм. Тик ул кеше дәлилләр китерергә тиеш. Ошамый диеп кенә теге яки бу эшне башкармый булмый. 
Аннары күрәзәчелек кирәк. Кешеләргә менә бу шулай булып бетәчәк дисең, ул чыннан да рас килә һәм алар сиңа ышана башлый.   Чынлыкта бу шахматтагы кебек үзеңнең һәм көндәшеңнең нинди адымнар ясаячагын уйлап, алдан күрү. Моның өчен кешенең табигатен яхшы белү кирәк. Психологка укып алган кызыл дипломымның да кайчак кирәге чыгып куя. Икенче кызыл дипломым – юридик институтның Җинять хокукы (уголовное право) белгечлеге буенча. Бу өлкәдә берничә ай эшләп тә алдым.

–  Гадәти булмаган мавыгуларыгыз да бармы?
– Криминалистика. Психолог-психиатрия экспертизаларын күзәтергә яратам. Шөкер, белемем профессионаллар белән фикер алышырга мөмкинлек бирә. Җинаятьчене бу адымга барырга нәрсә этәргәнен ачыклыйсым килде. 2020нче елны мин үзем өчен эксперимент буларак ашыгыч ярдәм хастаханәсендә эшләп алдым ( 4ай –ред). Үземне башка шартларда сынап карыйсым килде. Мавыгу дигәннән анда операция барганын күзәтергә ярата идем.   Эксперт-криминалистка укыганда күп тапкырлар мәетләрне ярганнарын күрергә туры килде, ә хастаханәдә минем өчен иң кызыклысы – кешене ничек итеп төзәтергә, рәтләргә мөмкин икәнен белү. Аеруча – реанимациядә. Медицина – тоташ табышмак, тоташ могҗиза.
Аннары күптән түгел очучылар өчен тренажерда самолет белән идарә иттем. Техника чын, ә менә тәрәзә артындагылар – виртуаль. Акваланг белән суга чумганым, парашют белән сикергәнем дә бар. Дустым белән Европа буенча сәяхәт иттек. Миңа күп нәрсә кызык, күп нәрсәне өйрәнәм. Быел Мәскәүдә профессиональ театр белгечлеген үзләштерәчәкмен. 

 

«Мастеровые» рус драма театры директоры Армандо Диамантэ белән әңгәмәнең тулы вариантын тиздән «Шәһри Чаллы»дан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев