Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Теләгән кеше лаеклы хезмәт хакы алала

Чаллы мэры Наил Мәһдиев автокалада 100-300 мең сумлык эш хакына хезмәткәрләр эзләүче предприятиеләр барлыгын әйтте.

Ел башыннан кадрлар үзәгенә 1695 кеше мөрәҗәгать иткән. 1183 шәһәрдәшебез рәсми рәвештә эшсез булып теркәлгән. Бүгенге көндә Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе – 0,42%, ә республикада исә – 0,53 %.

Мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова әйтүенчә, кадрлар үзәгенең мәгълүмат базасында 5627 вакансия бар. Ел башыннан 909 кеше эш белән тәэмин ителгән, эшсезлек буенча барлыгы 22 млн 926 сум компенсация түләнгән. «Мариупольдән күчеп килергә мәҗбүр булучыларны эшкә урнаштыру дәвам итә. Теләүчеләрнең барысы да диярлек эшкә юллама алды», – диде Татьяна Быданова.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Чаллыда 100 000-300 000 сумлык эш хакына хезмәткәрләр эзләүче предприятиеләр барлыгын да әйтте. «Шәһәрдә эш бар. Мәсәлән, 1С прогрммасы буенча эшләүчеләргә 100 меңнән артык хезмәт хакы вәгъдә итәләр. 
«Бу – начар түгел. Әмма моның өчен диваннан торып, компьютердан аерылып, укырга барырга һәм эшкә урнашырга кирәк. Лаеклы яшәргә теләүче кешегә мөмкинлекләр бар. Мисал өчен, «Джава» компаниясе 300 мең сумнан артык хезмәт хакына кешеләр чакыра», – диде ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы