Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тешләрегез сәламәт булсын дисәгез...

Авызда теш булгач, сызламыйча тормас инде, дип шаяртсак та, тәрбия күргәннәре, чынлап та, сызламый шул аның. Ә менә тешләр авыртмасын, какшамасын өчен аларны тәртиптә тоту да җитә. Тешләр сәламәт булсын өчен иртә-кич чистартырга кирәклеген сабыйлар да белә. Тик аларны 2-3 минут дәвамында чистартсаң гына файдасы булуын беләләр микән? Теш пастасы...

Авызда теш булгач, сызламыйча тормас инде, дип шаяртсак та, тәрбия күргәннәре, чынлап та, сызламый шул аның. Ә менә тешләр авыртмасын, какшамасын өчен аларны тәртиптә тоту да җитә. Тешләр сәламәт булсын өчен иртә-кич чистартырга кирәклеген сабыйлар да белә. Тик аларны 2-3 минут дәвамында чистартсаң гына файдасы булуын беләләр микән? Теш пастасы белән тазартканда, бактерияләрнең 60 проценты юылып төшә. Авыз куышлыгында микроблар калмасын өчен авызны төрле төнәтмәләр белән чайкарга була . Ромашка, шалфей төнәтмәсе аеруча файдалы. Теш сызлый башлагач, тиз генә табибка күренү мөмкинлеге булмаса, авызны бер стакан җылы суга бер бал калагы сода салып чайкарга мөмкин . Авыртуны басар өчен дару эчәргә була, тик җылы компресс куярга ярамый. Кариес булмасын дисәң, кайнардан соң - салкын, ә салкыннан соң кайнар ризык ашарга киңәш ителми. Бу аеруча туңдырма кабып чәй эчүчеләргә кагыла. Температурадагы каршылык тешнең эмален какшата һәм тешләр уалучанга әйләнергә мөмкин . Салкын туңдырма белән кайнар чәй ашказанына да бик зыянлы . Тешләрнең кыек булуы өчен дә бик кайгырырга кирәкми хәзер . Тешләр матур итеп тезелеп торсын дисәгез, аларны тигезләүнең берничә ысулы бар. Иң киң таралганы - брекетлар. Аннан кала - теш артына беркетелә торган пластина. Аңкауга беркетелә торган салдырма пластина да кулланыла. Кайсы ысулны сайлау пациентның теләгеннән һәм кесә калынлыгыннан тора . Ә менә тешләрен агартырга теләүчеләргә табиблар ике яки өч тонга гына агартырга яравын белдерә . Теш пастасы сайлаганда аның составын карарга онытмагыз. Аның составында агулы матдәләр булырга тиеш түгел. Әгәр Фтор дигән язу булса, бу матдә нерв системасы өчен зыянлы һәм тешләрне карайта . Триклозан - эндокрин системаны тарката, краннан аккан су белән кушылганда агулы продукт барлыкка килә . PEG дигән язудан да шикләнергә кирәк, чөнки ул нефть продукты булуын аңлата һәм аның рак китереп чыгара торган төрле катышмалардан торуы бик мөмкин . Ничек кенә булмасын, тешләрне балачактан сакларга өйрәнергә һәм игътибарлы булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев