Экс-министр Энгель Фәттахов: «Ришвәт алганым юк...»
Минзәлә судында аңа сак чарасы билгеләнде.
Минзәлә район судында республиканың элеккеге мәгариф һәм фән министры, Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховка карата сак чарасын билгеләү буенча утырыш булды. Конвой Фәттаховны суд бинасына наручникларда алып керде.
Исегезгә төшерәбез, Тикшерү комитеты аны 21,8 млн сум ришвәт алуда шикле дип тапты. Ул ришвәтне Актаныштагы йортын реконструкцияләү һәм төзелеш материаллары рәвешендә алган. Моңа җавап итеп төзелеш оешмасына район объектларына төзелеш-ремонт эшләре алып бару өчен килешүләр төзергә булышкан. Сүз «Яшьлек» яшьләр үзәгенә 28 млн сумлык капиталь ремонт ясау турында бара.
Энгель Фәттахов судта гаебен танымады. «Беркемгә ришвәт биргәнем дә, алганым да юк. Район үсешенә 20 ел буе көч куйдым. Үз исемемә бернәрсә рәсмиләштергәнем, приватизацияләгәнем булмады. Бер йортым һәм туган авылым бар», – диде.
Тикшерү комитеты аны ике айга, 21 июльгә кадәр сак астына алуны сорады. Суд Энгель Фәттаховны Минзәлә изоляторына озатты. Экс- министрны Чаллының билгеле адвокаты Ольга Шелковникова яклый. Ул медицина көллияте директоры Светлана Вахитованы яклаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев