Чаллы театрында - «Без - 41нче ел балалары»
Коллектив аны Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлый.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларын премьералар белән сөендерүен дәвам итә.
Күптән түгел генә биредә Флорид Бүләков әсәре буенча куелган «Сөясеңме, сөймисеңме?» моңсу комедиясенең премьерасы булды.
Бу атнада чираттагы премьера. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов тамашачыларга язучы Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – 41нче ел балалары» әсәре буенча куелган спектакль тәкъдим итә. .
– 2025 елда илебез халкы Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтәчәк. «Без - 41нче ел балалары» спектакле әлеге мөһим вакыйгага багышланган бәйрәм чараларының берсе булачак. «Без – 41 нче ел балалары» повесте күпләрнең хәтерендә «ата кара тараканның кан әйләнеше» белән саклана. Бу әсәр буенча куелган спектакльдә заман күтәргән сораулар да, ул сорауларга җавап тапкан яшьлек романтикасы да чагыла. «Анда ашаталар» дигән тылсымлы җөмләгә ияреп педучилищега килгән егет-кызлар һәм төрле холыклы укытучылар – барысы да авторга хас нечкә юмор һәм моң, сагыну белән сугарылган, – диләр театрда.
«Без – 41 нче ел балалары» спектаклендә Рафик Каюмов, Илфат Әскәров, Энҗе Шиһапова, Равил Гыйләҗев, Руслан Ибраһимов, Фирдүс Сафин, Марсель Мөсәвиров, Разил Фәхретдинов, Зөлфия Галиуллина, Эдуард Латыйпов кебек тәҗрибәле артистлар белән бергә яшьләр дә уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев