Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тиздән - Мәүлид бәйрәме

Рабигуль-әүвәл аена аяк бастык. Халыкта бу ай - Мәүлет ае буларак билгеле. Дини остазларыбыз фикеренчә, ошбу айда мөселман кардәшләребез исламият буенча белемен арттырырга, шул исәптән, Рәсүлебез тормышы хакындагы мәгълүматларны да ишәйтергә тиеш. Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең туган көне айның уникенче көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәр турында вәгазьләр укыла, мөселманнар дини...

Рабигуль-әүвәл аена аяк бастык. Халыкта бу ай - Мәүлет ае буларак билгеле. Дини остазларыбыз фикеренчә, ошбу айда мөселман кардәшләребез исламият буенча белемен арттырырга, шул исәптән, Рәсүлебез тормышы хакындагы мәгълүматларны да ишәйтергә тиеш. Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең туган көне айның уникенче көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәр турында вәгазьләр укыла, мөселманнар дини мәҗлесләр оештыра. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәүлид бәйрәмен мәчетләрдә генә түгел, ә һәр мөселман кешесе үзенең өендә якыннары, туганнары белән чәй табыны артына җыелып, Аллаһы Тәгаләне һәм аның илчесен олылап, догалар кылып, бигрәк тә сабый балаларны куандырып, аларга бүләкләр өләшеп үткәрергә мөмкин, дип белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев