Төркия суларында куркыныч бактерия тапканнар
Яңалыклар тасмасы

Төркия суларында куркыныч бактерия тапканнар

Ул сепсиска да китерергә мөмкин

Vibrio бактерияләре куркыныч авырулар, хәтта холера да китереп чыгарырга сәләтле. Микроорганизмнар Төркиянең яр буе суларында, Мәрмәр, Эгей һәм Урта диңгезләрдә табылган, дип хәбәр итә Milliyet газетасы.

"Алар пычрак диңгез суы белән ашказаны-эчәк трактына эләгә ала", - диелә басмада.

Белгечләр әйтүенчә, бактерияләр диареягә һәм башка җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Төркиядә холера очраклары сирәк булса да, йоктыру куркынычы бар, дип аңлата алар.

Төп куркыныч диңгез суы ачык ярага эләксә күзәтелә.  Кешенең иммун системасы зәгыйфь булса, инфекцияләр сепсиска да китерергә мөмкин.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Төркия диңгез холера

Нет комментариев