Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төркиядә яшәүче татарлар Гаяз Исхакыйны искә алу кичәсен үткәрәчәк

Аның тууына быел 145 ел тула.

Татарларның бөек юлбашчысы, язучы, сәясәтче, журналист Гаяз Исхакыйның тууына быел 145 ел тула. Шул уңайдан Истанбулда әдипне искә алу кичәсе узачак. Көръән ашы үткәрәчәкләр. Язучы һәм Төркиядәге җир тетрәү корбаннары рухына багышлап дога кылачаклар. 

-    Очрашу 19 февральгә планлаштырыла. Кунакларны тәмле пылау, татар ризыклары, чәк-чәк, сөтле һәм мәтрүшкәле чәй белән сыйлаячакбыз. Кичәбездә Гаяз Исхакыйның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләшәчәкбез. Аңа багышланган кыска фильм да караячакбыз. Гаяз абыйның тавышын тыңлаячакбыз, - ди Төркиядә яшәүче милләттәшебез Наил Нәбиуллин.

Революциягә кадәр Гаяз Исхакыйның әсәрләрен ябырылып укыйлар. Пьесалары буенча спектакльләр куела. Әмма 1930 елдан соң аның иҗатын каралту чоры башлана. Китаплары юк итәләр. Гаяз Исхакый мөһаҗирлектә була. Кытай, Франция, Германия, Польшада яши. Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, Төркиягә килә. Чит илләрдә яшәгәндә дә газета-журналлар чыгара, әдәби әсәрләр иҗат итә. Ул 76 яшендә Әнкарада вафат була. 

Фото Наил Нәбиуллиннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият язучылар әдип