Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Төркиягә очмый торыгыз

Сәбәбе нидә?

Air Anka авиакомпаниясенең Анталья белән Россия шәһәрләре арасындагы рейсларның юкка чыгарылу сәбәпле, туроператорлар кешеләргә якындагы көннәрдә Антальяга турлардан баш тартырга киңәш итә.
«Россиядән әле чыгып китмәүчеләргә сәфәр көнен күчерергә яки турдан баш тартырга тәкъдим итәбез», – диелә туроператорлар хәбәрендә.
Бүгенге көндә меңләгән турист Төркия курортларыннан туган якларына кайта алмыйча интегә. 
Алар Екатеринбург, Казан, Самара, Сочи, Минеральные Воды кебек шәһәрләргә оча алмый. Туроператорлар рейсларны алыштыру юлларын эзли һәм үз хисабына туристларның кунакханәләрдә яшәү вакытын озынайта.
Исегезгә төшерәбез: Росавиация чәршәмбе көнне Air Anka үзенең мөмкинлекләрен октябрь ахырына кадәр Anex туроператорына саткан, ә аның Россиягә очышларга рөхсәте юк.
Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төркия илкүләм проектлар