Төзекләндерү барышында сораулар тиз арада хәл ителә
Чаллыда «Безнең ишегалды» программасы дәвам итә
Бүгенге көндә шәһәрнең 22 ишегалдында төзекләндерү эшләре тәмамланган инде, 44 ишегалдында эш кайный.
“Безнең ишегалды” программасы 6 нчы ел үткәрелә. Бу вакыт дәвамында Чаллының 820 ишегалдыннан 572се төзекләндерелде. Программага 50-60 ел элек төзелгән йортлар кертелде. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев әлеге программаны халык өчен дип атады: “Ишегалдын һәм күршеләрне сайлап булмый. Әмма төзекләндерелгән ишегалды ул яшәү сыйфатын күрсәтә. Әлбәттә, сораулар туа, мин почтамны гел карап торам. Җитәкчеләргә шундук хәбәр итәм, кайдадыр лампочкаларны тәрәзәгә төшмәслек итеп борып куярга кирәк, каядыр юлны киңәйтергә. Кемгәдер үсеп утырган агачлар комачаулый, кемгәдер яшеллек җитми. Агачлар 50 елдан артык үсәргә тиеш түгел, аннары ул куркынычлык тудыра. Шуңа да игътибар итәргә кирәк. Яшеллекне күбрәк утыртырга, моны оештырырга. Барлык эшләр дә халык белән киңәшләшеп башкарылырга тиеш, чөнки бу программа халык өчен”, диде ул.
Мэр ишегалларында ремонт беткәч бәйрәм оештырырга тәкъдим итте. Төзекләндерүчеләргә дә рәхмәт әйтеп, шул йортларда яшәүчеләргә бәйрәм ясау Чаллыда матур традициягә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев