Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Рәисе район җитәкчеләренә йортлар буенча йөрүне оештырырга кушты

Бу Тукай районының Сәет авылында чыккан янгын белән бәйле.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың хокук саклау органнары белән киңәшмә үткәрде. Анда янгыннар белән бәйле вәзгыять турында сүз барды. 

Исегезгә төшерәбез, 18 июнь көнне Тукай районының Сәет авылында фаҗига булды. Агач йортта янгын чыгып, 7 кеше гомере өзелде. Аларның дүртесе  - балалар (тулырак монда язылган). 

Рөстәм Миңнеханов район җитәкчеләренә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшне көчәйтергә кушты. Йортлар буенча йөрергә, профилактик әңгәмәләр үткәрергә һәм халыкка куркынычсызлык чаралары турында сөйләргә кирәклеген ассызыклады ул. Аеруча күп балалы гаиләләргә игътибарны арттырырга боерды. Бу җаваплы эшкә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен, социаль хезмәт күрсәтүчеләрне һәм волонтерларны да җәлеп итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев