Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында коточкыч фаҗига: янгында 7 кеше һәлак булды - ВИДЕО

Аларның дүртесе - балалар.

18 июнь көнне сәгать 13:00дә Тукай районы Сәет авылында бер катлы бүрәнә өйдә янгын чыкты.

Фаҗига урынына 43 коткаручы, шулай ук 17 техника җәлеп ителде. 80 квадрат метрлы йорт һәм янындагы 20 квадрат метрлы бина тулысынча янып бетте.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, әлеге өйдә 8 кеше яшәгән, шуларның дүртесе – балалар. 

– Йортта Гәрдәновлар гаиләсе яшәгән. Кызганыч, 4 бала, аларның әтисе, әбисе һәм эштән төнге сменадан кайтып йокларга яткан абыйлары һәлак була. Янып торган йорттан балаларның әнисе генә чыгып котыла. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Урында тиешле хезмәтләр эшли, – дип сөйләде «Шәһри Чаллы» хәбәрчесенә Тукай районы прокуроры Айрат Галимәрдәнов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев