Төркиянең PAGDER ассоциациясе Чаллыда пластик әйберләр җитештерә башларга ниятли. Әлеге производство "Челны" индустрия паркында урнаша. Ассоциация җитәкчелеге, ТР Сәнәгать-сәүдә министрлыгы һәм "Еврогрупп" компаниясе (проектның инвесторы була) башлыгы Алексей Миронов арасында хезмәттәшлек турындагы өч яклы килешүгә кул куелды. Килешү Анкарада үткән Татарстан-Төркия сәүдә-инвестиция форумы кысаларында төзелде. Татарстан делегациясен ТР Президенты Рөстәм...
Төркиянең PAGDER ассоциациясе Чаллыда пластик әйберләр җитештерә башларга ниятли. Әлеге производство "Челны" индустрия паркында урнаша.
Ассоциация җитәкчелеге, ТР Сәнәгать-сәүдә министрлыгы һәм "Еврогрупп" компаниясе (проектның инвесторы була) башлыгы Алексей Миронов арасында хезмәттәшлек турындагы өч яклы килешүгә кул куелды.
Килешү Анкарада үткән Татарстан-Төркия сәүдә-инвестиция форумы кысаларында төзелде. Татарстан делегациясен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Чаллыны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм "Челны" индустрия паркы хуҗасы Алексей Миронов тәкъдим итте.
Нет комментариев