Тренер Илнур Хәйбуллин: «Келәмдә очрашырбыз әле!»
Муса Җәлил исемендәге көрәш турниры буенча тренерның уй-кичешерләре.
Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирында Чаллы командасы 4нче урынны алды. Тренер Илнур Хәйбуллин үз кичерешләре белән уртаклашты.
«Ниһаять, бу ярышларга да нокта куелды. Барысы да билгеле кебек иде... Безнең командада атаклы көрәшчеләребез катнашмады, бу минус 100 балл икәнен белеп бардык. Беренче чиратта минем кул астында шөгыльләнүче Рәнис Гыйләҗетдинов турында әйтәм. Декабрьдә Татарстан чемпионаты булгач, Рәнис белән операциядән баш тарттык. Ә аңа Россия җыелма командасы составында торгач, планлы рәвештә борынына операция ясарга тиешләр иде. Безнең Казанга Муса Җәлил турнирына барасы бар дип, февральдә дә баш тартып булмады - бу җитди нәрсәләр. Рәнис белән сөйләштек, ярышлар, әлбәттә, җаваплы, тик сәламәтлек - беренче урында булырга тиеш. Аңа тизрәк савыгып, хастаханәдән сәламәтләнеп чыгуын теләп калам.
Көрәшче Егор Такарлыков турында да әйтеп үтәсем килә. Ул - 100 кг-лы спортчы. Әмма бу ярышларда 115 кг лы көрәшчеләр белән бил алышты. Әз генә әзерлек җитмәдеме, булмады, җиңелде...
Көрәшчеләр Ренат Шәйхетдинов, Роберт Шакировны да билгеләп үтәсем килә. Шәйхетдинов - атаклы спортчы, Муса Җәлил турнирында да җиңгәне бар, әмма бу елны тартып чыгара алмады. Роберт та тырыш егетләребезнең берсе, команда өчен тырышты. Моның өчен аларга зур рәхмәт! Киләсе елларга, Аллаһ теләсә, җиңүләре белән сөендерерләр дигән өмет бар.
Гомумән, барлык спортчыларга - олы рәхмәт! Тырыштык! Билгеле, 1 урын аласы килде, әмма якынча нәтиҗәләрне белә идем инде. Без бер төрле уйлыйбыз, Аллаһ Тәгалә уен нәтиҗәләрен икенче төрле китереп чыгарырга мөмкин бит!
Хөкемдарлар турында да әйтеп үтим. Мин конфликтлар яратмыйм. Алар бер төрле күрә диимме, мин икенче төрле фикердә була алам. Ярар, зурга җибәрәсем килми. Бөтен әйтелгәннәр безнең арада гына калсын. Тренировкаларда мин спортчыларга һәрвакыт чиста көрәшегез, көндәшегезне чистага атарга тырышыгыз дим. Хөкемдарлар балл биргәндә, бернинди дә икеләнү булмасын дим. Шундый установка! Келәмдә шундый кагыйдә!
Муса Җәлил ярышлары - безнең өчен Олимпия уеннары белән бер. Аның турнир статусы гына булуы - бер дә дөрес түгел кебек. Келәмдә чын ярыш бара, көрәшчеләрнең бирешәсе килми, кызу көрәш дисәм дә ялгыш булмас! Бөтен кешенең җиңәсе килә! Уйлавымча, Муса Җәлил турнирына күптән илкүләм статус бирергә кирәк. Көрәшчеләр дә, тренерлар да исем алырлык булсын иде! Бәлки кайчандыр да булса бу сорау да каралыр... Герой-шагыйребез Муса Җәлил исеме бөтен Россиягә яңгырап торырга тиеш дип саныйм!
Ярышларда беренче урын алган Казан командасы "Зилант" турында. Ныклы әзерлек белән килгәннәр, күзләреннән очкын чыгып тора иде. Тырышлыклары бушка китмәде. Әмма без дә төшеп калганнардан түгел. Келәмдә очрашырбыз әле.
Ә хәзер алга таба - тагын да ныклап тырышырга, тренировкаларны калдырмаска! Аллаһ теләсә, без әле үзебезне күрсәтәчәкбез», - дип сөйләде безгә тренер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев