Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төркия башкаласында Чыңгыз Айтматовка һәйкәл куелды

Һәйкәл 2012 елда Анкараның Кечиөрән районында ачылган Чыңгыз Айтматов исемен йөртүче паркта урын алган.

 Төркия башкаласы Анкарада дөньякүләм күренекле язучы Чыңгыз Айтматовка һәйкәл куелды. Бу хакта Төркиянең массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итә.

Һәйкәл, мәрхүм әдипнең тууына 91 ел тулу уңаеннан, 2012 елда башкаланың Кечиөрән районында ачылган Чыңгыз Айтматов исемен йөртүче паркта урын алган.

Шушы көннәрдә үткән һәйкәлне ачу тантанасында Кыргызстанның Анкарадагы илчесе Кубанычбәй Өмүралиев, Төркия президенты баш киңәшчесе Ялчын Топчу, Анкара мэриясе, Анкара губернаторлыгы вәкилләре, ТӨРКСОЙ төрки халыкларның мәдәният оешмасы, Төрки Шура, чит илләрнең башкаладагы күп санлы дипломатик корылыш җитәкчеләре, җирле кыргыз һәм татар диаспорасы вәкилләре катнашты.

Төркия президенты баш киңәшчесе Ялчын Топчу Төркия дәүләте исеменнән чыгыш ясады. Ул: «Чыңгыз Айтматов — кыргыз халкының гына түгел, бөтен төрки дөньяның бөек улы. Ул — кыргыз һәм төрки халыкларның дөньяга ишекләрен ачучы тылсымлы әдәбият ачкычы. Без мондый кыйммәткә ия шәхесебез белән горурланабыз. Аны киләчәк нәселгә үрнәк итеп куябыз», — диде.

Һәйкәл ачу тантанасы Кыргызстан сәнгать әһелләре тарафыннан әдипнең Кыргызстанның Брюссельдәге илчесе вазифасын башкарган елларда язган «Иссык күлне сагынам» шигыренә язылган яңа җыр башкарулары белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев