«Цифрлы мәдәният» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында мультимедиа-гидлар булдыруга конкурс сайлап алуының икенче этабы игълан ителде
Цифрлы мәдәният» федераль проекты кысаларында 2020 елда Россия музейларының даими экспозицияләре буенча 75 яңа мультимедиа-гид булдыруга ярдәм итү планлаштырыла.
Проектны тормышка ашыру өчен «Артефакт» ("Артефакт") цифрлы платформасы файдаланыла, ул музейларга чынбарлык тудыручы заманча технологияләр кулланып мультимедиа-гидлар булдыру мөмкинлеге бирә, ә бирегә килүчеләр - мәдәният учреждениеләре экспозицияләре һәм биналарында шул ук исемдәге мобиль кушымтадан бушлай файдалана алачак.
Сайлап алуның икенче этабы 2020 елның 3 августына кадәр дәвам итәчәк. Экспозицияләр һәм күргәзмә проектлары буенча мультимедиа-гидлар булдыруга гаризалар онлайн рәвештә түбәндәге адрес буенча бирергә була: https://ar.culture.ru/bid .
2019 елда Мәдәният милли проекты кысаларында оештырылган ММ-гидлар белән биредә танышырга мөмкин. https://artefact.culture.ru/ru/museums.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев