Түбән Кама мәктәбендәге низагтан соң җинаять эше кузгатылды
10 яшьлек малай һәм 9 яшьлек кыз пластилин бүлешә алмаган.
Түбән Кама шәһәрендә башлангыч сыйныфта укучы кызны кыйнау очрагы буенча “Битарафлылык” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатканнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бу хәл 24 сентябрьдә 31нче мәктәптә булган. Укытучы сүзләренчә, 10 яшьлек малай һәм 9 яшьлек кыз пластилин бүлешә алмаган. Балалар бер-берсенә начар сүзләр әйтергә керешкән һәм сугыша башлаган.
Янәшәдә булган башлангыч сыйныфлар укытучысы бу хәлгә оператив рәвештә реакция белдергән. Мәктәп фельдшеры балаларга беренче ярдәм күрсәткән, ә укучыларның әти-әниләренә шунда ук бу хакта телефоннан хәбәр иткәннәр. Кыз да, малай да балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлектә исәптә тормаган.
Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин тикшерүнең барышы турында үзенә хәбәр итәргә кушкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев