Түбән Кама шәһәренең элеккеге башлыгы СИЗОга җибәрелде
Чаллы суды шундый карар кабул итте.
Чаллы шәһәр суды Түбән Кама һәм районының элеккеге башлыгы Рамил Муллинны сак астына алу турында карар кабул итте. Муллин 3 февральгә кадәр СИЗОда була.
Суд башланыр алдыннан Рамил Муллин журналистларга:
«Аллаһы Тәгаләгә һәм гадел хөкемгә ышанам», – диде.
Тикшерү версиясе буенча, Муллин Түбән Кама шәһәре башлыгы булып эшләгәндә, алдан сөйләшеп, ачыктан-ачык үзенең вазифаи вәкаләтләрен арттырып, аннан явызларча файдаланып бер төркем кешеләр белән бергә Татарстан һәм район бюджетына 24,7 млн сум һәм ТР ДОССАФына 11,2 млн сум зыян сала. Сүз, рекрутлар эзләү һәм сайлауга түләү өчен бирелгән акчалар турында бара.
Фото Чаллы судыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев