Туеңны милли стильдә уздырып акча от!
Яшьләр эшләре министрлыгы туйларга 100 мең сумга кадәр грант бирә башлый.
Җәен Татарстанда яңа грант программасын гамәлгә кертергә җыеналар. Яшь гаиләләр беренче бәйрәмнәрендә милли фольклор элементлары булган очракта, туй үткәрү өчен 100 мең сумга кадәр акча ала алачак.
«Без Татарстан Рәисе белән сметаны раслыйбыз. Бу 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр грант булачак. Мондый чара бер җирдә дә юк. Программаны җәен башлап җибәрергә телибез. Туйда милли костюмнар, фольклор ансамбль чыгышы яки милли стильнең башка вариантлары булырга тиеш», – ди ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев