«Туган көнгә килмәгез, мин «Пятачок»ка барам!», - дидем
Фаягөл Халикова 67 яшен меңләгән кеше белән каршылады
«Пятачок»ка килер өчен Фаягөл Халикова туган көненә җыенган кунакларын кире борган.
«Шимбә көнне балалар, туганнар белән үткәрербез әле, менә «Пятачок»ка биергә килдем. Кунакларга килмәскә куштым инде, биергә киттем бит. Миннән башка нишләсеннәр алар килеп (көлә). Туган көн дә атна уртасына туры килде», - дип сөйләде ул.
Фаягөл ханым «Пятачок»ларны калдырмаска тырыша, январь аенда гына, суык булу сәбәпле, килә алмаган. Шулай да интернеттан барысын да күзәтеп торган. «Хәзер пенсиядә инде мин. Элек төрле оешмаларда пешекче булып эшләдем. Без монда пешекчегә бергә укыган дус “кызлар” белән бергә йөрибез. Яшьтән үк шулай йөрдек, алар 29 нчы комплекста гына тора иде, мин 7 нче комплекстан «Пятачок»ка килеп йөрдем. Хәзер өйдә “вахтада” утырам, оныкларның мәктәптән кайтканын, киткәнен белешеп торам телефон аша», дип хатирәләре белән уртаклашты шәһәрдәшебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев