Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай премиясе лауреатлары билгеле

Исемлектә чаллылылар юк.

Бүген Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулды.

Шул уңайдан башкалабыз Казанда шигърият бәйрәме үтте. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә килүчеләрне Туган тел бәйрәме белән котлады һәм республикабызның иң югары бүләге – Тукай премиясенең быелгы лауретларын игълан итте. 

Быел әлеге мәртәбәле бүләккә милли темага багышланган декоратив паннолар өчен рәссам Наилә Кумысникова; Түбән Кама шәһәренең милли архитектура әсәрләре өчен архитектор Фирдәвес Ханов; Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем-үз җирем» җыентыклары өчен Себердән татар шагыйрь Шәүкәт Гаделша (Фотода) лаек булды. 

Быел премиянең күләме - бер миллион сум.

ТР Рәисе Указы белән шагыйрьләр Флюра Гыйззәтуллина белән Наил Касыймовка « Татарстанның Халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай премиясе Шигърият бәйрәме