Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы балалар бакчасында проблема хәл ителерме?

Прокуратура судка дәгъва белән чыкты.

Тукай районы судында Иске Җирекле авылының «Тургай» балалар бакчасы буенча эш каралды. 2023 елда тикшерү вакытында бакчада җитди хокук бозулар – чистартылмаган вентиляция камералары, түбәнең агач конструкцияләре уттан сакланмавы, азык-төлек блогында эшләми торган суырткыч һәм кер юу бүлмәсендә җиһазландырылмаган вентиляция – ачыкланган. Прокурор җитешсезлекләрне бетерүне район башкарма комитетына йөкләгән. Тик проблема бүгенге көнгәчә хәл ителмәгән. Тукай районы прокуроры судка мөрәҗәгать итте.

Дәгъва канәгатьләндерелде. Бакчада ачыкланган проблемаларны район башкарма комитеты хәл итәргә тиеш. Суд карары әлегә законлы көченә кермәде. Прокуратура хокук бозуларны бетерүне контрольдә тота.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев