Яңалыклар тасмасы

Тукай районында Камада балыкчы батып үлде

Коткаручылар аның гәүдәсен 3 метр тирәнлектән тапты

Тукай районының Бәтке авылы янында Камада фаҗига. Елгадан суга баткан балыкчы ир-атның гәүдәсен алып чыктылар. 

Вакыйга шаһитлары су өстендә әйләнгән резин көймәгә игътибар итә. Алар коткару хезмәтенә хәбәр иткәнчә, бер сәгать элек кенә көймәдә ир-ат утырган, аннан юкка чыккан.

Коткаручыларның водолазлары һәлак булган өлкән яшьтәге ир-атның гәүдәсен ярдан 120 метр ераклыкта, 3 метр тирәнлектә табып ала. Ачыкланганча, мәрхүмдә коткару жилеты булмаган. Мәрхүмнең гәүдәсе хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырылган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев