Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында сыер савучылар көч сынашты

Анда 100гә якын аппарат белән сыер саву осталары катнашты.

Тукай районы Мерәс авылында республикакүләм чара узды. "Сәйдәшев" исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә 100 гә якын аппарат белән сыер савучы көч сынашты. Һәр районнан икешәр катнашучы. Ике көн дәвамында алар сыер саудылар, төрле биремнәр үтәделәр. Шул рәвешле баллар җыйдылар. 

Бәйгедә иң яшь катнашучыга - 15 яшь. Ул - Аксубайдан Сәет Сөләйманов. Әти-әнисе фермерлар, хуҗалыкларында 140 сыерлары бар. Сәет тә гаиләсенә ярдәм итә. Инде җиденче ел аппарат белән сыер сава. "Хәзер сыерларны 2 робот белән савабыз, эш җиңеләйде,"- ди егет. 

Бәйгедә тәҗирбәле сыер савучылар да күп иде. Чүпрәледән Гөлинә Зыятдинова инде 45 ел сыер савучы булып эшли. Бәйгедә дә ул 31нче тапкыр катнаша. 

Сыер савучылар бәйгесе Сабан туеннан ким булмады. Капчык киеп йөгерделәр, кул көрәштерделәр, аркан тарттылар, хәтта әтәч тә кудылар. 5 әтәчнең берсен Менделеевск районыннан Светлана ханым эләктерде. Ул да савымчы булып 25 ел эшли. 

Татар халкында бер бәйрәм дә табынсыз узмый. Үзбәкстан пешекчеләрен чакыртып, һәммәсен тәмле пылау белән сыйладылар. 

Абсолют батыр исеменә Азнакайдан Резидә Газыева лаек булды. Ул 20 елга якын сыер савучы булып эшли. Бу аның беренче генә җиңүе түгел икән. 2019 елда аппарат белән сыер савучылар арасында ул 2 урынны яулаган.



Ике көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча Резидә ханым 92 балл алды. Шуның 70ен - сыер саву ярышында. Аппаратны да 5 минутта сүтеп җыйды.

"Җиңәргә дип килдем һәм максатыма ирештем," - диде ул. Резидә Газыевага диплом, кубок һәм 25 мең сум акча тапшырдылар. Ул августта Татарстан данын Түбән Новгородта яклаячак.

Резидә Рәис кызы 3 бала анасы. "Олысына 16, кечкенәсенә 10яшь," - дип уртаклашты безнең белән. Бәйрәмдә бер катнашучы да бүләксез калмады. Һәркайсын төрле номинацияләр буенча билгеләделәр. Юбилярларны һәм өлкән сыер савучыларны да зурладылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге сыер савучылар