Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Тукай районының элеккеге башлыгы 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде

Чаллы суды шундый карар чыгарды.

Чаллы шәһәр суды  Тукай районының элеккеге башлыгы Фаил Камаевка хөкем карары чыгарды. 

Ул ришвәт алу, вазифасыннан явызларча файдалану, вазифаи вәкаләтләрен арттыруда - барлыгы 7 эпизодта гаепле дип табылды.

Дәүләт гаепләүчесе шартлы рәвештә сынау срогы белән 7 елга ирегеннән мәхрүм итүне һәм 12 млн сум штраф сораган иде. 

 Адвокатлар хөкем ителүченең суд белән актив хезмәт итүен исәпкә алып, җәзаны җиңеләйтүне сорадылар.

Фаил Камаев соңгы сүзендә ике баласы һәм хатынының җитди авыруын исәпкә алып, ирегеннән мәхрүм итмәүләрен сорады. "Мин гомерем буе республикага намуслы хезмәт иттем", - диде ул.

 Суд Фаил Камаевны 4 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм 6 млн сум штраф түләтү турында карар чыгарды. Камаев 4 елын катгый режимлы колониядә үткәрәчәк. Моннан тыш, ул 3 елга дәүләт органнарында эшләү хокукыннан да мәхрүм ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы башлыгы Фаил Камаев Чаллы суды Хөкем карары