Тукай районының элеккеге башлыгы Фаил Камаев иректә
Яңалыклар тасмасы

Тукай районының элеккеге башлыгы Фаил Камаев иректә

Ул гаебен тулысынча таныган.

Тукай районының элеккеге башлыгы Фаил Камаевны СИЗОдан чыгардылар. "Челны биз" электрон газетасы хәбәр итүенчә, ул өй арестына җибәрелгән. Фаил Мисбахович әлегә бер айны Новый поселогындагы өендә уздырачак.

Камаев тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итә башлаган, гаебен тулысынча таныган. 

Ришвәт алу буенча 5 эпизодның икесе генә калган.

Фаил Камаев 2024 елның 18 апрелендә кулга алынган иде. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Тукай районы башлыгы Фаил Камаев

Нет комментариев