Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Тукай – татар халкының йөзе»

Анда кемнәрнең хезмәтләре куелган?

Чаллының Гөлсабира Хәкимова исемендәге картиналар галереясында бөек татар шагыйре, әдәби тәнкыйтьче һәм публицист Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан «Тукай иҗаты белән илһамланганнар» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. 

Габдулла Тукай татар әдәбияте тарихында яңа милли поэзиягә, заманча татар теленә нигез салучы бөек шагыйрь буларак кереп калдырды. Еллар узса да аның иҗаты һәм шәхесе татар мәдәниятен нурландырып тора, рәссамнарга, музыкантларга, язучыларга сәнгать әсәрләре иҗат итергә илһам бирә.

Чаллы рәссамнары да Тукай язмышына, иҗатына битараф түгел. Яңа ачылган күргәзмәдә танылган рәссамнар: Мәдияр Хаҗиев, Факил Гайфетдинов, Анатолий Пашин, Виктор Анютин, Сәгыйдә Сираҗиева, Чулпан Шәрифуллина һәма башкаларның төрле жанрдагы хезмәтләре урын алган. 

Күргәзмәне ачу тантанасында рәссамнар, Балалар театр мәктәбе һәм 4нче музыка мәктәбенең талантлы укытучылары, укучылары чыгыш ясады.
«Чаллыда Г.Тукайга багышланган күргәзмә мондый залда беренче тапкыр оештырылды. Башка елларда ул фойеда гына була иде. Быел Тукаебызның тууына 140 ел тулу уңаеннан күргәзмә бик яхшы оештырылган. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки Габдулла Тукай ул – татар халкының йөзе. Кыска гына вакыт эчендә ул халкыбызның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген чагылдырган әсәрләр иҗат итеп калдырды. Алар бүгенге көндә дә актуаль. 
Галерея хезмәтәрләре фондлардан Тукайга багышланган картиналарны шәһәрдәшләргә тәкъдим иттеләр. Аларда мәшһүр шагыйребезнең төрле халәтләре сурәтләнгән», – диде халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев. 
Рәссам Хәния Гәрәева исә үзенең иҗади планнары белән уртаклашты. «Мин Тукаебыз туган көне алдыннан «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында шәхси күргәзмәмне ачам. Аңа кадәр Казанда Роберт Миңнуллин исемендәге китапханәдә ачыла торган күргәзмәдә катнашам. Мин Габдулла Тукай иҗатын бик яратам», – дип кунакларны үзенең күргәзмәсенә чакырды. 
Күргәзмә ачу тантанасында Чаллының таланты балалары татар телендә үзләренең матур чыгышларын бүләк иттеләр.
Тукайга багышланган күргәзмә 26 апрельга кадәр эшли.

Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Картиналар галереясы Тукайга -140