Тукай рухы яши күңелләрдә
Быел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулды. Бу көн республикабызда Туган тел көне буларак олылап билгеләп үтелде. Башкалабыз Казанда узган шигърият бәйрәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка җитәкчеләр катнашып, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Кояшлы матур көндә Чаллының Габдулла Тукай скверында да "Тукай рухы яши йөрәкләрдә!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды. Анда шәһәр башкарма комитеты вәкилләре, зыялылар, язучылар, студентлар, мәктәп укучылары, шигърият яратучылар катнашты.
Шигърият бәйрәменә килүчеләрне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сәламләде. Ул үзенең чыгышында Габдулла Тукайның татар әдәбиятында иң якты йолдыз икәнлеген ассызыклады. Шагыйрьнең әдәби мирасының күп милләтле илебез һәм дөнья мәдәниятенең алтын фондына керүен билгеләп үтте. "Матбугатта беренче әсәрләре барлыкка килүгә, аның шигърияте татар халкының гына түгел, ә дөнья әдәбиятының рухи байлыгына әйләнде," - диде ул.
Рамил Мәрвәнович әдәбият, сәнгать әһелләре арасындагы шәһәр бәйгесендә җиңүчеләргә премияләр дә тапшырды. "Әдәбият" номинациясендә - Әлфия Ситдыйкова, "Музыка һәм башкару сәнгате"ндә - "Болгар" бию театры, "Театр" сәнгатендә - Чаллы татар дәүләт драма театры, "Рәсем сәнгате"ндә Мәдьяр Хаҗиев җиңүче дип табылды.
Шигърият бәйрәмендә күренекле язучылар, шагыйрьләр Рәшит Бәшәр, Мирһади Разов, Айрат Суфиянов, Рәзинә Мөхияр, Зөләйха Минһаҗева һәм башкалар туган телебезгә багышланган уйландыра торган шигырьләрен укыдылар. Тукай шигырьләрен Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары, мәктәп укучылары сөйләделәр, ә Чаллы җырчылары үзләренең җырларын бүләк иттеләр.
Чыгыш ясаучылар барысы да Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Татар халкының мәшһүр шагыйре Тукай туган көндә күңелле хәбәр дә җиткерделәр. Бу көнне (вандаллар алып киткән иде) Тукайның китабы яңадан эшләнүен хәбәр иттеләр. Башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова әйтүенчә, шушы көннәрдә төзүчеләр шагыйрьнең кулына китабын куячаклар.
Әдәби-музыкаль кичә татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын күмәк җырлау белән тәмамланды. Кичәне ТР Язучылар берлегенең Чаллы оешмасы җитәкчесе Факил Сафин белән Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Лилия Минһаҗева алып барды.
Бөек Тукаебыз язлар саен шигъриятне, туган телне яраткан милләттәшләребезне үзе янына җыя, милләтне берләштерә. Өлкән һәм урта буын күңелендә чыннан да Тукай рухы яши. Ә менә яшьләр, балалар (татар гимназияләрендә укучыларны исәпкә алмаганда) Тукай әсәрләрен дәреслектә булганга гына өйрәнәләр. Татар балаларының ана телен белмичә, рус телендә сөйләшүләрен һәм аралашуларын Тукай үзе күрсә, милләтенең бүгенге хәле аны да канәгатьләндермәс иде, мөгаен. Шигърият бәйрәмендә, Тукай туган көндә татар теле дәүләт теле булган Татарстанда "Мин татарча сөйләшәм" акцияләре уздыру балага кәнфит бирү белән бер. Безнең республикада татар теле рус теле белән бер дәрәҗәдә булырга тиеш. Ә бездә, заманында милли рух кайнап торган Чаллыда, Тукай һәйкәле янына килгән 70 яшьлек әбиләр оныклары белән русча сөйләшә. Кызының кызы татарча белмәвен аклап Рәисә ханым "Аның бит әнисе марҗа" диюен Тукай ишетсә, сатлык милләтен һичшиксез кызганыр, теленнән, милләтеннән ваз кичкәннәрне күреп рәнҗер иде...
Хөрмәтле милләттәшләребез, Бөек Тукаебызны, туган телебезне, әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне, тарихыбызны хөрмәт итик. Әби-бабайлар оныкларын татар телен яратырга, туган телдә сөйләшергә өйрәтеп, милли гореф-гадәтләребез буенча тәрбияләүгә үз өлешләрен кертсен иде. Шул вакытта гына Тукай рухы шат булыр.
Зөлфия ГАЛИМ
Әнисә Галиулина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев