Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туу турындагы таныклыкны үзгәртергә уйлыйлар

Депутатлар хәзерге рәвештәге документ аша баланың шәхесен раслау авыр, ди.

Бала туу турындагы таныклыкка фото өстәргә тәкъдим итәләр. Депутатлар хәзерге рәвештәге документ аша баланың шәхесен раслау авыр һәм бу законга каршы гамәлләргә дә юл ачарга мөмкин, дип уйлыйлар. Шуңа күрә, паспорттагы кебек, таныклыкны өч, җиде һәм ун яшьлек вакытында баланың фотосурәте белән тулыландырырга тәкъдим итәләр. Моннан тыш, дизайнына да үзгәрешләр кертергә һәм Дәүләт хезмәтләре порталында электрон версиясен булдырырга сорыйлар.

Депутатлар фикеренче, гамәлдәге туу таныклыгы ата-наларга да ошап бетми. Аларга документың юка булу, шул сәбәпле тиз таушалуы һәм ертылуы борчый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев