Уфада авырудан соң Башкортстанның халык артисткасы Роза Аккучукова вафат булды
Яңалыклар тасмасы

Уфада авырудан соң Башкортстанның халык артисткасы Роза Аккучукова вафат булды

Җырчы коронавирус инфекциясе белән көрәшкән.

 Уфада Башкортстанның халык артисты Роза Аккучукова вафат.Якыннарының һәм хезмәттәшләренең сүзләренчә, ул коронавирус инфекциясеннән дәваланган. Авыруга каршы 29 декабрьдән башлап көрәшкән. 12 февральдә аңа 71 яшь тулган булыр иде, дип яза «Башинформ».

«Аккошлар», «Яшел яулык», «Ромашкалар», «Алтын балдак» җырлары зур популярлык казанды.

«Башинформ» агентлыгы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, диелгән хәбәрдә.
 

Чыганак: Татар-информ

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев