Чаллы җырчысы белән фотога төшәргә чират җыелган
«Үземне экзотик фрукт сыман хис иттем», - ди ул.
Баянда үзе уйнап җырлаучы Рәсилә Ильясованы Чаллыда гына түгел, интернет челтәрләреннән күреп әллә кайларда ук беләләр. Аның турында «Шәһри Чаллы»да чыккан язманы да 4 меңләп кеше укыды. Тиктормас ханым, яңа ел чорында бераз сәламәтлеге какшап хастаханәдә ятып чыкты. Әмма гармунын кулыннан төшермәде. Төрле кичәләрдә чыгыш ясый. Бүген ул зур шатлыгы белән уртаклашты, бүләкләү тантанасыннан фото да җибәрде.
«Кичә Уфага барып, бик күңелле кичәдә катнаштык. Башинформ үзешчән гармунчылар бәйгесендә катнашучыларны, җиңүчеләрне җыеп бәйрәм ясады. Элек тә чакыралар иде, төрле сәбәпләр белән бара алмый калдым. Бу юлы Түбән Камадан дус кызым да катнашты. Ул әйдә барыйк, дип алып китте. Дүрт сәгать бардык, дүрт сәгать кайттык. Бездә язга таба булса, ул якларда кара буран. Барып кергәч тә, бар да шаккатты. «О, Татарстаннан ук килгәннәр. Безнең өчен бу зур дәрәҗә» – диделәр. Гомумән, Татарстан кунаклары дип безнең белән бөтен кеше фотога төшә башлады. Ниндидер бер экзотик фрукт булдык без анда, үзебезне шулай хис иттек. Теге кара бураннар да онытылды. Ярый килгәнбез әле дип кайттык», – ди шат тавышлы Рәсилә Ильясова.
Аларны диплом һәм чәчәкләр белән бүләкләгәннәр.
«Кем өчендер бу кәгазь кисәгедер, ә минем өчен бик кадерле ул. Әйткәнемчә, калган бәйге оештыручылар анысын да бирми, алдап калдыра. Күңел төшә шул чакларда. Аннары, үзешчәннәр өчен мондый бәйгеләрне бездә дә оештырып булмый микән, дип кайттым. Менә бит ничек рәхәт, күңелләр булды», - дип тә уртаклашты ул
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев