Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Руслан Кираметдинов үзешчән гармунчыны концертына чакырган

Рәсилә Ильясова җырчы үткәргән бәйгедә катнашкан.

Рәсилә Ильясова – «Шәһри Чаллы» газетасының тугры укучысы һәм үзенчәлекле шәһәрдәшебез. Аның белән әңгәмә корып алдык. Рәсилә ханымны Вконтакте челтәрендә дә күпләр белә. Ул үзенең подписчикларын гармунда уйнап төшкән видеолары белән сөендереп тора. Үзе җырлый да. Шулай ук әлеге видеолары белән бик күп бәйгеләрдә осталыгын да сыный. Быел 4 тапкыр катнаштым инде, ди. 

«Мин электән бик кыюсыз кеше идем. Хәтерлим, Чаллыга техникумга укырга килгәч, өч тапкыр куып җибәрделәр. Мондый яхшы билгеләр белән югары уку йортына кер диделәр. Ярар дип китәм дә кире киләм. Югары уку йортына керергә әлеге дә баягы кыюлык җитми. Дус кызлар кайда, мин шунда дидем дә, техникумга кердем. Гармунда да студент еллардан ук уйный идем. Шулай да кияүгә чыгып, балалар үстергәндә ул бераз читтәрәк калды. Күп еллар төрле оешма, кафеларда пешекче булып эшләдем. Хәзер Аллаһка шөкер лаеклы ялда, үзем 8 онык әбисе. Кызларым 4әр онык бүләк итте. Тик менә кыюсызлыгым гомер буе эчемне пошырып торды. Соңгы елларда гармунны кире кулыма алдым. Гел уйный торгач, хәзер яхшы гына килеп чыга башлады. Инде ирем ягына да - Түбән Кама районы Кызыл Чыпчык авылына да, үземнең туган ягым Алексеевск районы Түбән Тигәнәлегә дә Авыл көннәренә чакырып торалар. Сәхнәгә үк чыгып җырлармын дип уйлап та карамаган идем. Инде хәзер камераны кушып видеолар төшерәм. Сәхнәдә, әллә туган як көч бирде, дулкынлану тиз югалса, ә менә камерага төшкәндә һаман каушыйм. Шулай да бу эштән туктамыйм», - дип уртаклашты Рәсилә ханым. 

 Кулына кире гармун алуы да бер дә юктан булмаган. «Ун ел элек әнием бакыйлыкка күчте. Үзем инде олы яшьтә, тик әнине югалту бик тетрәндерде. Әле дә аны искә алгач, күз яшьләрем килә. Шул сагышны басар өчен ничектер үзеннән-үзе кулыма гармун алдым. Аңа әйтәсе килгән сүзләремне шул гармунга кушып җырлагач, бертөрле җиңеллек тойдым. Аның белән шулай сөйләшкән кебек бушанып калдым мин...»

Куркып калуының тагын бер сәбәбен чиште ул. «Бервакыт эшкә барганда каршыма бер егет чыгып, күкрәгемә пычак терәде. Яңгырлы караңгы көзге иртә, күзгә әле юньләп берни күренми. Кызымның туган көне иде ул, сумкамда бүләккә дигән шактый гына акчам да бар. Ялгышмасам, 2004 ел булырга тиеш. Инде каушап төштем, нишләргә белмим. Сумкамны кысып тоттым да тик торам. Шулчак берәү балконына тартырга чыккан булса кирәк, кычкырып теге егетне куа башлады. Мин ул борылган арада тукталышка таба чабарга тотындым. Бу минем арттан. Ярый да ул көнне тукталышта кеше күп булып котылдым мин. Әмма шок булган күрәсең, әле дә караңгыда урамга чыгарга куркам. Чыксам да һаман арттан кеше килмиме дип курка-курка барам. Ә ул чакта бик яхшы акчалар алып эшләсәм дә, эшемнән гариза язып киттем. Акча дип үләсем юк дидем. Элеккеге эшемә болай ерак җәяү барасы түгел иде, шунда кире кайттым», - ди ул. 

Конкурсларда катнашу димәк гомер буе «булмаган кыюлык» хисен тоярга булыша. Тагын нәрсәлар ота икән ул? 

«Әле күптән түген үзебезнең Чаллы җырчысы Руслан Кираметдинов уздырган бәйгедә катнаштым. Урыннар алмасам да, Руслан молодец, һәркемгә бүләк әзерләгән. Катнашу таныклыгы һәм октябрьдә буласы концертына 2 кешелек билет бирде. Ул сөенгәннәремне күрсәгез! Аннары Башкортстанда еш кына үзэшчәннәр бәйгесе оештыралар. Төрлесе бар, күпме катнашып та, диплом-фәлән дә бирми калдырганнары бар. Югыйсә, башта бөтен катнашучыга да шул - шул булачак ди вәгъдә итәләр. Аннары, үзешчәннәр конкурсы булса да, бишәр рәтле баяннарда уйнаучыларны да катнаштыралар. Без алар белән ярышырлыкмы соң инде?! Ул лайк сатып алучыларны әйтеп тә тормыйм инде. Бүтән катнашмыйм дисәм дә, тагын ниндидер конкурс килеп чыга да күңел кылларымда уйный. Әй сәнә, дип тагын җибәрәм. Бертөрле азарт бирә ул бәйгеләрдә катнашу. Әле менә үзем бик яраткан җырчы һәм җырлар авторы Зифа Нагаева: "Сезнең арада бик күп талантлар бар. Аны күрергә тиешләр", - дип язылучыларыннан видео җибәрүләрен сораган. Әй очына-очына Зифа ханымга ике җырын башкарып җибәрдем. Мине мактап җавап хаты да салган әле менә. Үземне күкнең җиденче катында итеп хис итәм. Дүрт күз белән минем видеоны үз битенә куйганны көтәм хәзер", - ди үзлектән гармунда уйнарга өйрәнгән Рәсилә Ильясова. Рәсилә ханым тагын бер нәрсәгә игътибар иткән, аның кебек үзешчәннәр өчен бәйгеләр Татарстанда юк диярлек. «Шуңа Башкортстанда үткән бәйгеләрдә ешрак катнашам. Ярый да Руслан Кираметдинов үткәрде быел», – ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев