Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укучы егет соңгы кыңгырау бәйрәмендә классташының муенына пычак терәгән (видео)

17 яшьлек кыз могҗиза белән генә исән кала, аңа бергә торган сыйныфташлары ярдәм итә.

Волгоград өлкәсендәге бер мәктәптә соңгы кыңгырау вакытында бер егет сыйныфташ кызының муенына кисмәкче була. Коточкыч видеода яшүсмерләрнең җыр җырлаганы күренә, ә аннан соң 17 яшьлек Григорий кулына 23 см-лы пычак ала һәм Валерия исемле сыйныфташының муенына тери. 17 яшьлек кыз могҗиза белән генә исән кала, аңа бергә торган сыйныфташлары ярдәм итә. Зыян күрүче кызны хастаханәгә салалар. Аның тормышына бернинди дә куркыныч та янамый.

Һөҗүм иткән Григорий исә полициядә. Егет бу җинаятькә чарасызлыктан бардым, дип белдергән. Сүзләренә караганда, ул имеш Валерияне бик яраткан, әмма хисләрен белдерә алмаган. Мәхәббәте бер яклы гына булыр дип куркып, Валериянең муенын кисмәкче булган. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига