Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Укучыдан зыян күргән җыештыручыга 500 мең сум бирәчәкләр

Түбән Кама башлыгы хәбәр итте.

Түбән Каманың 37нче лицее җыештыручысы Алсу Анәсовага мәктәпкә коралланып килгән укучыны туктатканы өчен 500 мең сум күләмендә акча биреләчәк. Бу хакта Түбән Кама башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте. 

«Алсу Әнәсова ярдәмендә һөҗүм итүченең игътибары читкә юнәлтелде. Бу исә тагын да авыррак нәтиҗәләрдән саклап калды. Без Алсу Шәйхулловнаны матди яктан бүләкләргә дигән карарга килдек», – диде ул. 

Бүгенге көндә зыян күрүченең хәле уңай. Аның кулына операция ясаганнар. 

Исегезгә төшерәбез, вакыйга 22 январь көнне булды. 7нче сыйныф укучысы мәктәптә сигнал җайланмасыннан атып, җыештыручыны яралады. Үзе дә зыян күрде. Яшүсмерне Росгвардия хезмәткәрләре кулга алды. Тикшерү комитеты үтерүгә һөҗүм итү һәм ваемсызлык турында җинаять эше кузгатты. Һөҗүм итүченең мотивлары ачыклана. 

Фото Түбән Кама башлыгы телеграм-каналыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев