Укучылар өчен мөһим вакыт: БДИ башлана
Яңалыклар тасмасы

Укучылар өчен мөһим вакыт: БДИ башлана

Имтиханнар графигы.

Киләсе атнадан бердәм дәүләт имтиханнары башлана. 1 июньдә укучылар тарих, әдәбият һәм химия фәннәреннән сынау тотачак. БДИның төп этабы быел 19 июньгә кадәр үткәрелә. Узган елларда мәктәп тәмамлаган егетләр һәм кызлар имтиханнарын резерв көннәрдә генә (22-25 июньдә) тапшыра алачак. 
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларың да кайберләре аерым бер имтиханнарын резерв көннәрдә тапшырачак. Бу – төп этапта төрле фәннән имтиханнары бер көнгә туры килгән яки җитди сәбәп аркасында (мәсәлән, авыру сәбәпле) имтиханга килә алмаучылар.
Моннан тыш, быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының 8 һәм 9 июльдә нәтиҗәләрен яхшырту өчен бер фәннән БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеге  булачак. Бу очракта икенче имтиханның нәтиҗәсе исәпкә алыначак.
Мәҗбүри имтиханнар түбәндәге көннәрдә үтәчәк:
•    4 июнь – рус теле;
•    8 июнь – математика.
Сайлап тапшырыла торган фәннәрдән имтиханнарны түбәндәге көннәрдә тапшырырга мөмкин:
•    1 июнь – тарих, әдәбият, химия;
•    11 июнь – физика, җәмгыять белеме;
•    15 июнь – биология, география, чит телләр (язма өлеш);
•    18 һәм 19 июнь – чит телләр (телдән тапшырыла торган өлеш), компьютер формасында информатика. 

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф илкүләм проектлар

Нет комментариев