«Татар-информ» хәбәр итте.
Россия мәктәпләрендә тәртипне бәяли башлау педагогларга нигезсез дәгъвалар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
«Укучыларның мәктәптәге таләпләрне үтәмәвенә кагылышлы конкрет фактларны системалы рәвештә теркәү педагог адресына нигезсез гаепләүләрне киметәчәк», – дип билгеләде ул.
Министр әйтүенчә, бу укучыларның проблемаларын вакытында ачыкларга һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Россия мәктәпләрендә 2027 елның 1 сентябреннән укучыларның үз-үзләрен тотышын бәяләүнең бердәм системасы эшли башлаячак. 2026/27 уку елында һәр төбәктә 10ар мәктәптә сынау узачак. РФ мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова әйтүенчә, тәртип өчен бәя өч баллы булачак: «үрнәк», «рөхсәт ителә торган» һәм «рөхсәт ителми торган».
Нет комментариев