Үле баласын коляскада йөрткән
Дагестанда полиция никаб ябынган хатын-кызны документларын тикшерү өчен туктата.
Коляскада бала мәете була.
“ЧП России. Инцидент” каналы язуы буенча, 40 яшьлек Дагестан кешесе озак еллар ире һәм башка балалары белән чит илдә яши. Ире кечкенә кызлары анардан түгел дип, бала белән хатынны куып чыгара, шуңа алар Россиягә кайтырга мәҗбүр була.
20 февральдә полиция хезмәткәрләре Агасиев проспектында коляска төртеп йөрүче хатын-кызның үзен сәер тотышына игътибар итә. Коляскада 2 яшьлек кызчык мәете табыла. Алдан фаразлау буенча, бала ачлыктан үлгән, бала да, әнисе дә берничә көн ач торган. Хатын-кыз кулга алынган, җинаять эше кузгатылган. Тикшерү хатын-кызда психик тайпылышлар булуын раслаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев