Уллары әти-әнисен чәнчеп үтерүдә шикләнелә. “Аның өчен бит йөрәк тә кирәк. Коточкыч хәл бу!” 18+
Кичә, 7 июнь Саба районы Пүкәл авылыннан коточкыч хәл турында хәбәр килеп иреште. Зөфәр һәм Лилия Әхмәтҗановлар гаиләсендә фаҗига: үз уллары Ильяс әти-әнисен пычак белән кадап, өйләренә ут төрткән дип шикләнелә.
Бу хәлгә ачыклык кертү өчен “Шәһри Казан” журналисты Пүкәл авылында яшәүчеләр белән элемтәгә керде.
- Дөресен әйтәм, ул йортка барып бернәрсә дә күрмәдем. Кешеләрдән ишеткәнемне генә сөйлим. Уллары әти-әнисен пычак белән чәнечкән, әнисе авыр хәлдә, әтисе үлгән дигән хәбәр ишеттек бүген иртән, - ди исемен язмауны үтенгән ханым. Әңгәмәдәшебез сүзләренчә, бүген уллары кулыннан һәлак булган Зөфәр Әхмәтҗанов бик әйбәт, тырыш кеше булган.
“Дөнья бәясенә торырлык, булсын дип, яшим дип гомер итә торган кеше иде”, ди аның хакында авылдашы. Хәзерге вакытта хастаханәдә ята торган Лилия дә тырыш, эшчән ханым булган. Гомумән, бу гаилә хакында бер нинди дә начар сүз әйтерлек түгел иде, ди авылдашлары. - Ильяс әти-әнисенә генә түгел, үзенә дә чәнечкән дигән сүз булды. Әмма аның кайда икәнен дә белмибез, бәлки хастаханәдәдер... Подвалларына ут төрткән дигән сүз дә ишетелде. Өйләре бик зур, әмма өйләренең бер тәрәзәсе генә ватык, тышкы яктан караганда, янганга охшамаган, диделәр.
Бик тәртипле гаилә иде. Бик булдыклы гаилә. Өч балалары: ике кызлары, бер малайлары бар. Малайлары да нормаль егет, башта бераз юашрак кебек иде инде. Яңа ел тирәсендә авылда яшьләр белән дә бәхәскә кереп алды берара. Яшь вакытта кемдә булмый инде андый хәлләр?! Әмма тәртипсезләнеп, эчеп-тартып йөргән егет булмады. Аның авыл халкына бер генә дә зыяны тимәде. Нәрсәдән шулай булганын үзебез дә аңлый алмыйбыз. Аның өчен бит йөрәк тә кирәк. Белмим, коточкыч хәл бу! Андый эшкә аны нәрсә этәргән? , - дип аптырый Пүкәл халкы.
Җинаять кылуда шикләнелә торган егет 9 нчы сыйныфтан соң Казанга, техникумга укырга киткән булган. Быел икенче курсны тәмамлаган һәм үзчикләүләр вакытында авылда яшәгән. - Әле мин аның ураза тотканын да беләм.
Тәртипсез егет булса, уразалар тотып йөрмәс иде. Без шок хәлендә. Аяз көнне яшен суккан төсле булды. Иртәнге якта, сәгать 4ләрдә булган бу хәл. Төрле сүзләр булды. Кемдер күршеләренә кереп, безне чәнечтеләр, дигән. Кемдер әйтә, күршесенә кереп, корсактагы пычакны ал, әле дигән. Кемнеке дөрестер, белмим. Исерек булмаган, аек булган. Әтисенең бертуган абыйсы да аларның күршесендә яши. Зөфәр җан биргәнче шул абыйсына Ильяс эше бу, дип әйтеп калдырган, диделәр, - ди әле дә фаҗиганың сәбәпләрен аңлый алмаган Пүкел авылында яшәүче ханым.
Лилия ЛОКМАНОВА
Чыганак: Шәһри Казан
Фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев