Улы әтисенең картасыннан 295 мең сум күчергән
Яңалыклар тасмасы

Улы әтисенең картасыннан 295 мең сум күчергән

Акча кем кулына эләккән?

23 мартта гаепләнүче үзен Россия Үзәк Банкы, Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырып, шәһәрдәшебезнең улы белән элемтәгә керә. Ул яшүсмерне акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә үгетли. Улы әтисенең картасыннан таныш булмаган счетка 295 мең сум күчерә. Зыян күрүче ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла.

 Гаепләнүче үзенең гаебен судта танымый, әлеге акчаларны криптовалюта саткан өчен алдым дип белдерә.

Барлык дәлилләрне өйрәнгәч, суд гаепләнүче зыян күрүчегә әлеге сумманы яңадан кайтарырга тиеш дигән карар чыгара.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мошенники Чаллы суды

Нет комментариев